20 октябрьдән 29ына кадәр санитар-экологик ункөнлек узды.
Төрле предприятие, учреждение, оешма коллективлары бу кампаниягә актив кушылдылар. Ун көн дәвамында алар үз предприятиеләре янәшәсендәге территорияләрне тәртипкә китерү өчен чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә чыктылар.
– Санитар чистарту чаралары шәһәр бакчаларында, паркларда, балалар мәйданчыкларында һәм халык күпләп ял итә торган башка урыннарда да үткәрелде. Һәр территория, гадәткә кергәнчә, билгеле бер предприятиегә яки оешмага беркетелде, – дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.
Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре вакытында террито рияләрдән чүп-чар, коры яфраклар чыгарылды, парк зоналарын һәм бакчаларны тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылды, яшь агачлар утыртылды.
– Без һәрвакыт шундый санитар-экологик кампанияләрдә катнашабыз. Менә бу юлы да өмә оештырырга булдык, һава торышы да туры килеп тора – җылы, кояшлы. Без территориядән коры яфрак ларны тырмалап алдык, чүп-чар җыйдык. Өмә – территорияне тәртипкә китерү генә түгел, ә аралашу мөмкинлеге, яхшы кәеф тә, – дип билгеләп үттеләр Боз спорт сарае хезмәткәрләре.
4нче мәктәп укучылары һәм педагоглары да әйләнә-тирә территорияне тәртипкә китерделәр һәм агачлар утырттылар. Ункөнлек барган көннәрдә гомуми белем бирү оешмасында чәршәмбе өмәсе узды. Берәүләр себерке һәм тырма белән коралланып, корыган яфрак ларны җыештырган арада, икенчеләре чокыр казып, анда кечкенә нарат агачлары утырттылар – мәктәп яны участогында барлыгы ике дистәгә якын агач үсентесе барлыкка килде. Сүз уңаеннан, санитар-экологик ункөнлеккә Чистай районы авылларында яшәүчеләр дә актив кушылды.
Саннар
Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, ункөнлектә меңнән артык кеше катнашкан. 20 октябрьдән 29ына кадәр, ункөнлек чорында, барлыгы 700 кубометрга якын чүп чыгарылган.
Нет комментариев