Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ясалма орлыкландыру нәсел яхшыртуның ышанычлы ысулы

Бүгенге көндә терлекчелектә ясалма орлыкландыру сыерларны буазлатуның иң таралган ысулы булып тора. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шул исәптән безнең район терлекчеләре тарафыннан да уңышлы кулланыла.

Заманча авыл хуҗалыгында физиологик ысул белән үрчем алу һәрвакытта да уңай нәтиҗә гарантияли алмый, гәрчә көтүлектә менә дигән нәсел үгезе булса да. Табигый каплату вакытында зарарлы авырулар таралырга мөмкин. Сыерларны ясалма орлыкландыру исә аларның бозаулау вакытын билгеләргә һәм туачак бозауның характеристикасына да йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә сыерларны теләсә нинди һава шартларында да каплатып була.
–    Мөгезле эре терлек асрау белән бәйле шәхси ярдәмче хуҗалык алып барганда фермер алдында авыл хуҗалыгы терлекләрен заманча һәм сыйфатлы орлыкландыру мәсьәләсе килеп баса, – дип билгеләп үтә Кама аръягы зонасының селекция-нәсел хезмәте начальнигы Радик Минабетдинов. – Элек мөгезле эре терлек йөри торган шәхси хуҗалар, коллектив хуҗалык яки сов­хоз көтүлекләренә нәсел үгезләре бүлеп бирәләр иде. Бүгенге көндә бу юк. Хәзерге вакытта Чистайның «Кулон», «Джукетау», «Акбулат» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, «Чурин П.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында барлык терлекләр санының 90 процентка кадәрендә ясалма орлыкландыру кулланыла. Шундый хезмәтләрдән сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары да файдалана.
Мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләренең нигезләмәләре нигезендә башкарыла. Ясалма орлыкландырганнан соң сыер организмы тынычлык таләп итәчәк. Аны көтүлектән аерым тотарга, күбрәк ашатырга кирәк. Сыерны күзәтү 10-15 көн дәвам итә.
– Ясалма орлыкландыру куллану күп файда китерә. Әлеге процедураны кулланганда фермерлар булачак үрчемнең потенциалын беләләр. Үгезнең нәселдәнлек сыйфатлары белгечләр тарафыннан җентекле тикшерелә, – дип өсти Радик Алмас улы. – Сыерларны ясалма орлыкландыру җенси юл белән күчә торган авыруларны киметә, нәсел үгезен асрауга чыгымнарны янга калдыра. Моннан тыш, терлекләрне күчереп йөртмичә, күп санда сыерларны орлыкландыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Чистай районында сыерларны ясалма орлыкландыру белән Ишәле авылында яшәүче Николай Ефремов шөгыльләнә. Авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров ярдәме белән ул якын-тирәдәге авылларда шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр күрсәтә. Орлыкландыру голштинская токымлы нәсел үгезләреннән башкарыла. Хезмәт түләүле булса да, югары генетик кыйммәткә ия булган нык үрчем алырга теләүчеләр шактый.
Ясалма орлыкландыру сыерларны уңышлы буазлатуның яңа ысулы булмаса да, дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм иткәндә әлеге процедура актуаль була бара һәм аңа сорау арта. Бары шулай гына терлекләрнең ит һәм сөт сыйфатларын яхшыртуга ирешергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев