Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа гына эш башлаучы фермерлар дәүләт ярдәме алдылар

«Яңа гына эш башлаучы фермер» программасы буенча республика грантларына быел 13 Чистай фермерыннан заявка бирелгән, шуларның 12се шундый грант алган.

 – Безнең товар җитештерүчеләребез азык-төлек базарын ит, сөт, йомырка, яшелчә һәм бәрәңге белән баетырга әзер. Биредә төп роль крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә, – дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский. – Бездә авылда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары ел саен гамәлгә ашырыла. 
Бу мәсьәләдә дәүләт ярдәме бик мөһим, мәсәлән, 24 башка исәпләнгән ферма төзү өчен якынча 3,5 миллион сум акча сарыф итәргә кирәк. Күп кенә авыл кешеләре өчен бу күтәрә алмаслык зур сумма, шуңа күрә дәүләт үз бизнесын оештыручыларга ярдәм итә.
Авырлыкларга карамастан, районда фермерлык хәрәкәте уңышлы үсә. Яңа гына эш башлаучы биш фермер 25 сыерга исәпләнгән мини-фермалар оештырып, сөтчелек юнәлеше белән шөгыльләнергә ниятли. Болар – Азат Шәһвәлиев һәм Фәрит Заһидуллин (Гаделша авыл җирлеге), Илнар Хәйруллин (Татар Сарсазы), Дмитрий Суслов (Югары Кондрата), Айгөл Латыйпова (Иске Роман). Алар бюджеттан 3 миллион сум күләмендә ярдәм алачак.
Мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнәчәк өч фермер да шундый ук суммага ия булачак. Алар – Фидаил Хәлиуллин (Мөслим авыл җирлеге), Татар Ялтаны авылында яшәүче ике кеше – Айрат Галиуллин һәм Нурия Камалова. Алар 50 үгез үстерергә планлаштыра. 
Шулай, Кызыл Яр авылыннан Владимир Маврин һәм Гаделша авылыннан Марат Хәмидуллин бөртекле һәм азык культуралар, нигездә, бодай һәм арпа үстерергә ниятли. Һәркайсының карамагында 100 гектар чәчүлек җире бар. Шундый төр бизнес өчен грант 1,5 миллион сум күләмендә билгеләнгән. 
Исләй авылыннан Кәдрия Чернышева үз хуҗалыгын үстерүгә шундый ук күләмдә акча алачак. Ул яшелчә, кәбестә, суган, кишер үстерү белән шөгыльләнергә уйлый.
Ә менә Александровка авылыннан Марат Хәсәнов 1,3 гектар мәйданда җиләк-җимеш культуралары – җир җиләге, чия, слива һәм башкаларны үстерергә планлаштыра. 
– Программа шартлары буенча грантның һәр 500 мең сумына бер эш урыны булдыру каралган, – дип аңлатты муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов. – Программа өч ел гамәлдә булачак, шуңа күрә авылда үз бизнесын башлап җибәргән башка фермерлар да аннан файдалана ала. Дәүләт ярдәме яңа гына эш башлаучы фермерның грант суммасыннан 10 процент үз акчасын кертергә тиешлекне күздә тота. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел яңа гына эш башлаучы фермерларга бүлеп бирелгән грантлар суммасы 30 миллион сумнан артыграк тәшкил итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев