Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңышны янгыннан сакларга

Иминлек

Урып-җыю кампаниясе вакытында бөртек җыю техникасының сак ланышын һәм имин эксплуатация ләүне тәэмин итү зур роль уйный.

Әлеге периодта агрегатлар төзек леген тикшерү һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча тра ди цион рейдлар үткәрелә. «Уңыш-2020» операциясе кысаларында шундый рейдларның берсе «Чистопольская» агрофирмасында үтте. Хуҗалык кырларында янгын инспекторы ашлык җыю техникасының янгынга каршы торышын, төзеклеген тикшерде, барлык кирәкле чаралар белән тәэмин ителешен карады.

Мәҗбүри рәвештә янгынга кар шы иминлек буенча барлык хезмәт кәрләр катнашында инструктажлар үткәрелергә тиеш. Комбайннар, автомобильләрнең янгынсүндергечләр, штыклы көрәкләр, себеркеләр, аптечкалар белән тәэмин ителеше тикшерелә. Техника шулай ук чаткы сүндергечләр белән дә җиһазланган булырга тиеш. Кабызу системасының да төзек булуы мәҗбүри.

– Бернинди очракта да урылган кырларны,кырларда коелган ашлык ларны яндырырга, шулай ук учаклар ягарга ярамый. Икмәк кырларын, урман массивлары һәм автоюллар тирәсендәге кырларны янгыннан саклау өчен 4 метр киңлектә җирне сукаларга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәгәндә генә уңышны янгыннан саклап калып булачак, – дип сөйли күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең баш инспекторы Руслан Сафиуллин.

Дүртенче ел комбайнчы булып эшләүче Вячеслав Воронков та моның дөреслегенә ышанып эш итә.

– Барлык куелган таләпләрне үтибез, болай исә эшләргә дә ышанычлырак. Мин техниканың төзек булуына да инанган булырга тиеш. Чөнки, бу – иң беренче чиратта шәхси куркынычсызлык, кырларда уңышның һәм техниканың сак ланышы. Заманча техника белән аерым проблемалар юк, аңа хезмәт күрсәтәләр, янгынсүндергечләр дә һәр сезон саен тикшерелә, – дип билгеләп үтә комбайнчы.

Хуҗалыкның башка механизаторлары да таләпләрне төгәл үтиләр, чөнки аларның барысы да урып-җыю чорының куркынычсыз шартларда үтәргә тиешлеген яхшы аңлыйлар.

Янгынга каршы куркыныч сыз лыкның төп шарты су белән тутырылган транспортның булуы. «Чистопольская» агрофирмасында су тутырылган кисмәге булган трактор бар, янып китү очрагында ул вакыйга урынына килеп җитә ала.

– Район хуҗалыкларын тик шерү нәтиҗәләреннән күрен гән чә, кисәтүләр юк. Кырларда төзек, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән техника эшли. Хезмәткәрләр белән инстуктажлар үткәрелде, янгын чыккан очракта ни эшләргә кирәген алар яхшы белә, – диде янгын инспекторы.

«Уңыш-2020» операциясе кысаларында шуңа охшаш рейдлар урып-җыю кампаниясе тәмамланганга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев