Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрне һәм кошларны вакытында яңартырга кирәк

«Начар орлыктан яхшы уңыш көтмә» – әлеге халык мәкале кырда иген үстерүчеләргә генә түгел, районда мөгезле эре терлек, кошлар үстерү белән шөгыльләнүчеләргә дә карый.

– Әлеге мәсьәләдә һәркем үз юлы белән бара, – дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Радик Вафин. – Фермер хуҗалыклары илнең башка төбәкләрендә нәселле терлек сатып алалар, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәләр.
Барлык товар җитештерүче­ләрдә дә максат бер – баш санын яңарту белән сөт җитештерүне арттыру. Әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә карт терлекләр аз түгел. Савымның аз булуына гаҗәпләнәсе дә юк, итнең сыйфаты да тиешле таләпләргә туры килми.
Лейкоз белән авыраучы сыерларны суйганнан соң да, сыерларны яшәртү турында ныклап шөгыльләнергә туры килде.
– Мөгезле эре терлек лейкозы аерым вирус китереп чыгарган йогышлы хроник авырудан гыйбарәт, – ди ТР Министрлар Кабинеты Төп ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең ветеринар инспекторы Евгений Кулясов. – Кызганычка каршы, лейкоз белән көрәштә профилактика һәм дәвалау методлары юк, әлеге вируслы авыруны дәвалап булмый һәм ул кеше өчен куркыныч, шуңа күрә авыру хайваннар юкка чыгарыла.
 Ә туендыручысы булган сыерсыз калган кешеләргә нәрсә эшләргә?
– Кызганычка каршы, шәх­си ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары хуҗаларының нәселле предприятиеләрдә тер­лек сатып алырлык мөмкинлекләре юк, – дип сөйли орлыкландыру-нәсел хезмәте начальнигы Радик Минабетдинов, – тере килеш нәселле терлекнең бер килограммы да аз түгел.
– Татарстанда терлекчелекне үстерү буенча төрле программалар эшләвен дә онытырга ярамый, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрипов. – Бу грантлардан тыш киләчәктә үрчетү өчен нетельләр сатып алуга субсидия бирү. Алардан файда бар.
Авыл хуҗалыклары пред­прия­­тиеләре үз көчләре белән тырышалар. Шулай итеп, «Хузангай» халык предприятиесендә актив төстә нетельләр китерәләр һәм терлекне бары ит өчен генә үстерергә ниятлиләр. Азык- төлек базарында көндәшлеккә сәләтле булу өчен итне оптималь төстә арзанайтуга чаралар күрелә.
Терлекчелектән кош асраучылык та калышмый. «Ак Барс» холдинг фирмасының кошчылык комплексы күптән түгел нәселле кош белән тулыландырды.
– Каргалыга 81 мең баш нәсел­ле тавыкларны Германиядән кайтардылар, – дип хәбәр итә Чис­тай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. – Бу 11 мең әтәч һәм 70 мең тавык. Аларны дүрт айга кадәр үстерәчәкләр, аннары йомырка җитештерү өчен Питрәчкә җибәрәләр.
Тавыкларның бер өлеше халыкка сатылачак.
Карт ат буразнаны бозмый диеп әйтсәләр дә, вакытында баш санын яңартырга кирәк. Әлеге эшне башкарган башка районнар саллы нәтиҗәләрен сизделәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев