Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү – киеренке чор

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү бара. Терлекләрне кышлату, авыл халкының кереме күпме азык әзерләнүгә һәм аның никадәр сыйфатлы булуына бәйле.

– Бүгенге көндә Чис­тай районы хуҗалыкларында терлекләрне кышлату өчен 34,8 мең тонна сенаж, 11 мең тонна печән әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 13,7 центнер азык берәмлеге туры килә, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. 

Берьеллык үләннәрне чабу дәвам итә. Һава шартлары уңай булган очракта үләнне икенче кат чабып алырга мөмкин булачак.

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү белән бер үк вакытта яңа уңыш җыюга әзерлек бара. 

Яңа уңышны вакытында һәм нәтиҗәле җыеп алуда урып-җыю транспорт комплексының техник әзерлеге һәм эшне төгәл оештыру мөһим роль уйный. 

Чистай районында агымдагы елда уңышны җыеп алу һәм туфракны эшкәртү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узачак. Гадәткә кергән комбайннар парады 22 июльдә була. Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре кергән ко­миссия техниканың әзерлегенә бәя бирәчәк.

Һәр бөртек урып-җыю комбайнына, аның техник торышына, башка параметрларга аерым игътибар биреләчәк. Техниканың әзерлеге берничә критерий буенча бәяләнәчәк. Бөртек коелу һәм аны югалтуны бетерү максатында контроль суктыру үткәреләчәк. Моннан тыш, конкурс барышында комиссия транспорт чараларының, ындыр табакларының, ашлык киптергечләренең, ашлык чис­тарту машиналарының, шулай ук туфракны төп эшкәртү өчен тракторларның һәм эш коралларның торышын һәм әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне бәяләячәк. Урып-җыю вакытында техник иминлеккә аерым игътибар биреләчәк.

Урып-җыюда барлыгы йөздән артыграк комбайн җәлеп итү планлаштырыла. 54 000 гектардан артыграк мәйданда – бөртекле һәм 13 500 гектарда техник культуралар җыеп аласы бар.

Хәзерге вакытта район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың әзерлеге уртача 95-96 процент тәшкил итә. Һава шартлары уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирерләр дип ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев