Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техника урып-җыюга әзер

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һәр көне исәптә.

Азык әзерләү белән параллель рәвештә урып-җыюга масштаблы әзерлек эшләре алып барыла, чөнки шуңардан урып-җыю кампаниясенең сыйфаты һәм үткәрү вакыты тора.

Бу атнада авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларны тикшерү максатыннан комбайннарның традицион парады үтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек һәм энергоресурслар объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче белгече Илнур Сафин, «Альметьевская» агрохимик хезмәте станциясе директоры Могтәсыйм Маметов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Сергей Дудин район хуҗалыкларын карап йөрделәр.

Авыл хуҗалыгы техникасын караган вакытта комиссия әгъзалары комбайннарның аптечкалар, янгын сүндерү чаралары, көрәкләр белән тәэмин ителешен, хуҗалыкларда янгын сүндерү машиналарының булу-булмавын, хезмәт саклауга кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр.

– Механизаторларга һәм комбайнчыларга мөрәҗәгать итәсем килә: урып-җыю вакытында үз техникагыз артыннан гына түгел, күрше комбайны артыннан да күзәтегез. Теләсә кайсы вакытта уйланылмаган хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Хәзер кызу, эссе һава торышы, шуңа күрә дә янып китү очрак ларын булдырмаска кирәк, -дип мөрәҗәгать белән чыкты Сергей Дудин.

Башкалар белән беррәттән «Закамье Агро» хуҗалыгы комбайннары да тикшерү үттеләр.

– Быел безгә 2232 гектар мәйданда бөртеклеләрне, 720 гектардан алып техник культураларны, (аларның 320 гектарында рапс, 400 гектарында көнбагыш үсә). Моңардан тыш, 90 гектарда бик яхшы хәлдә кандала үләне орлыклары, 30 гектарда - орлыкка горчица, 25 гектарда күпеллык үлән бик яхшы хәлдә сакланган.

Әлеге барлык культураларны да исәпкә алып, безнең хуҗалыкның бер комбайнына уртача 512 гектар туры килә. Без исә урып-җыю даими рәвештә өлгерү вакытына карап узар дип ышанабыз. Соңгы вакытта яңгырлар булмауга карамастан, борынгылар әйтмешли,игеннәр стена кебек торалар. Иң мөһиме – аларны сыйфатлы һәм тиз арада җыеп алу, – дип сөйли «Закамье Агро» хуҗалыгы агрономы Алмаз Гатауллин.

Комиссия әгъзалары шулай ук бөртеклеләрнең яхшы уңышын һәм оптималь срок ларда урып-җыю кампаниясе үткәрүнең мәҗбүрилеген билгеләп үттеләр.

– Уңыш, чыннан да, быел яхшы. Соңгы елларда бөртекле ләрнең болай уңуын күргәнебез юк иде әле. Быел һава торышы бик әйбәт булды. Ә менә урып- җыю чорында ничек булыр – әлегә билгесез. Барысына да әзер булырга кирәк, – диде Могтәсыйм Маметов.

– Кырларда уңыш начар түгел. Быел, хуҗалыклар, эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, язгы кыр эшләрен агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкардылар, җитәрлек күләмдә ашламалар керттеләр, – дип ассызыклый Александр Ромадановский.

Комиссия әгъзаларының игътибарлы карашлары астында комиссия әгъзалары ут һәм тавыш сигналлары эшен күрсәттеләр.Техниканың техник төзеклеге - эксплуатациягә җибәрү өчен иң төп таләпләре нең берсе. Аерым игътибар техниканың герметиклыгын саклауга юнәлдерелгән. Чөнки аграрчыларның төп максаты –уңышны җыю гына түгел, аны югалтуларсыз башкару. Герметиклыкны тикшерү өчен комбайннарга контроль суктырып карау үткәрделәр.

Хезмәткә түләү системасы, шулай ук матди кызыксындыру уңыш җыюда һәм туңга сөрүдә комиссия уңында булды. Барлык тәкъдим ителгән техника тикшерү үтте һәм эксплуатациягә тапшырылды.

– Конкурс тикшерүләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылар билгеләнде. Бик яхшы итеп әзерләнгән хуҗалыклар билгеләп үтеләчәк, – диде Александр Александрович. – Игенчеләргә быел күп уңыш җыеп алырга туры киләчәк. 50 мең гектарга якын җирне бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культуралар, 25 меңне – техник культуралар били. 13 мең гектарда уҗым культуралары өлгереп килә.

Урып-җыю кампаниясе вакытында эре авыл хуҗалыгы оешмаларында, фермер хуҗа лык ларында 100дән артык бөртек уру комбайны эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X