Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда 68 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылачак

Чистай районына эш визиты белән ТР Премер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде. 

Ул район хуҗалыкларында булды. Эш барышы белән танышты, язгы чәчүгә әзерлек эшләрен тикшерде. Аны Чис тай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде. Башта ул «Кулон» агрофирмасында булды. Авыл хуҗалыгы министры Кызыл Ялан авылында терлекчелек комплексында эш барышы белән танышты.

 – Әлеге агрофирма күптән түгел генә проблемалы хуҗалыклар исәбендә иде, әмма хуҗалык базасы тотрыклы булды. Хәзер мәсьәләләрне технологик мизгелләр ярдәмендә хәл итәләр. Мин тиз арада тәртип урнашыр дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Марат Җаббаров. 

 Быел Чистай районында 67900гә якын мәйданда чәчәргә планлаштырыла. Барлык хуҗалыкларда да уҗымнарны һәм күпеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тук ландыру төгәлләнде. 12 мең гектарда туңга сөрелгән җирне тырмалау, 9 мең гектар җирдә күпеллык үләнне тырмалау, 700 гектарда уҗымнарны тырмалау үткәрелгән.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө лек министры район хуҗалыкларының чәчү кампаниясенә уңай бәя бирде һәм технопаркны яңарту, орлык әзерләү, ашлама җыю эшләре буенча эшләрне билгеләп үтте. Мисалга, «Чис тай Агро» хуҗалыгында 5 яңа заманча чәчү комплекслары сатып алдылар, сыйфатлы орлык әзерләделәр, шулай ук ашлама кертүне дәвам итәләр.

 – Чистайда, республиканың башка районнарындагы кебек үк, язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Уҗымнарны һәм күпеллык үләннәрне тук ландыру төгәлләнде. Кайбер хуҗалыкларда яңа чәчү комплекслары сатып алдылар, бу исә чәчүгә яхшы әзерлек баруы турында сөйли, – дип ассызыклады Марат Җаббаров. Минераль ашламалар туплау буенча Чистай быел алдынгылар рәтендә бара. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча үсү чорында 1 гектарга 70 килограммнан ким булмаган күләмдә ашламалар кертү мәҗбүри. Бүгенге көндә республика буенча бу күрсәткеч 1 гектарга 52 килограмм дәрәҗәсендә, Чис тайда 1 гектарга 50 килограммга якын. Әмма хуҗалык планында әлеге күрсәткечне 70 кә хәтле җиткерү. Вакыт әле бар, минем уйлавымча, әлеге дәрәҗәгә алар ирешәчәк.

 Орлык материалын әзерләү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Безнең районда 10 мең тонна орлык кирәк, тәэмин ителеш 100 проценттан артык. 7 тоннага якын орлыкны инкрустацияләү үткәрелгән.

 Чистай районында чәчү эшләрендә 200дән артык трактор, 16 чәчү комплексы, 170 агрегат, культиватор, чәчкечләр катнаша.

 Марат Җаббаров «Чистопольская» агрофирмасында яңа чәчү комплекслары эшенә бәя бирде. Биредә гадәттәгедән иртәрәк беренчеләрдән булып чәчү эшләренә керештеләр. Игенчеләр арпа, солы чәчә башладылар.

 – Без тукландыруны вакытында керттек, уҗымнар кышлатудан яхшы хәлдә чыктылар. Минераль ашламаларны җитәрлек дәрәҗәдә тупладык, яңа техника сатып алдык. Һава торышлары чәчү кампаниясен уңышлы үткәрергә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз, – дип ышаныч белдерде «Чистопольская» агрофирмасы директоры Иван Шугаев.

 Бүгенге көндә «Родник» хуҗалыгында чәчү эшләренә керештеләр. Биредә 150 гектарга якын арпа чәчелгән. «Чистопольская» агрофирмасы кырларында да игенчеләр яхшы эшли. 300 гектар арпа, 150 гектар солы чәчелде инде. Район фермерлары 270 кә якын гектар җирдә чәчү эшләре үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев