Район хуҗалыкларында төп урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.
Катлаулы һава шартларына карамастан, туңга сөрү эше ярыйсы гына бара, кайбер хуҗалыкларда әлеге эш яртысыннан артыграк мәйданда башкарылган, димәк, тулы ышаныч белән киләсе елда безнең уңыш яхшы булачак дип әйтергә мөмкин. Уҗым культураларын чәчү азагына якынлаша - 17 мең гектарның 12 меңнән артыгы чәчелгән, хуҗалыкларда көн саен 50-100 гектар мәйданда чәчәләр.
Кукуруз җыю дәвам итә. Ул 4 меңнән артыграк гектарда җыеп алынган. Хуҗалыклар уртача 21,7 азык берәмлеге әзерләгәннәр һәм бу әле соңгы нәтиҗә түгел, чөнки кукуруз кебек үк кыйммәтле азык үсемлеге - рапс җыю дәвам итә. Рапс һәрвакытта да кирәк, ә хәзер коры елны бигрәк тә сатып алучылар күп. 7,3 мең гектардан әлегә 53,7 мең тонна уңыш җыйдылар. Рапс май гына түгел, ә терлек ашату өчен тотыла торган май түбе дә. "Йолдыз", "Тат.Агро" хуҗалыкларында һәм ш.э. Бермелеевта рапсны җыя башладылар. Билгеле, аның уңышы көтелгәнчә югары түгел, әмма быелгы күрсәткечләр хуҗалыкларга бераз табыш алу мөмкинлеге бирәчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев