Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кырларда корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш башланды

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар чәчүне уңышлы тәмамлаганнан соң, үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәрдән һәм авырулардан саклау көн тәртибенә куелды.

– Тулаем район буенча чәчүлекләрне корткыч-ларга каршы эшкәртү 11,4 мең гектар мәйданда башкарылды, – дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Иң элек безне борчак һәм язгы рапс чәчүлекләре борчый. Шулай, борчакны брухус за-рарлый, рапс шулай ук корткычлар буенча кур-кыныч зонада тора, ә бит кайбер хуҗалыклар бу 
югары табышлы культурага шактый акча кертә.
Тулаем район буенча чәчү лекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү 31 мең гектар мәйданда башка-рылган. Биредә гербицидлар белән эшкәртү алып барыла,  чөнки  игенчеләр  уңышны  югалтырга теләмиләр.
Язгы чәчүлекләрдә, һава шартлары уңай булу сәбәпле, «яшел янгын» башланырга – чәчүлекләрне чүп  үләннәр  басып  алырга  мөмкин.  Белгечләр фикеренчә, бөртекле культуралар актив үсә баш-лаганчы  чәчүлекләрне  тулысынча  эшкәртергә кирәк.
Шулай  ук  язгы  бөртекле  һәм  азык  культура-ларын  тукландыру  буенча  да  эш  җәелдерелде. Чәчүлекләрне саклау чаралары белән беррәттән аларны тукландырырга да кирәк.
Авыл хуҗалыгы предприя тие ләре һәм фермер хуҗалыклары үз эшендә Чистайда җитештерелә торган сыек ашламаларны актив кулланалар. Бу икътисади яктан отышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев