Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Грантлар – фермерлар өчен саллы ярдәм

Авыл хуҗалыгы – икътисадның иң мөһим тармакларының берсе.

Соңгы елларда илебездә авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә башлады. Моңа авыл хуҗалыгын алып бару өчен төрле ярдәм, субсидияләр бирү программалары дәлил булып тора.

Хәзерге вакытта Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы фермерларга ярдәм йөзеннән берничә прог­рамма тәкъдим итә. Алар үз эшчәнлекләре формасына карап, грант программасына дәгъва итә алалар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чистай фермерлары мондый программаларда актив һәм шактый уңышлы катнашалар. Ел саен авыл хезмәтчәннәре төрле юнәлешләрдә матди ярдәм алалар. Ә быел безнең район крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү программаларында катнашучылар саны буенча республикада беренче урында тора. Бу безнең районда авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим күрсәткеч булып тора.

 – Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дәүләттән шундый ярдәм бик мөһим, бигрәк тә хуҗалыкны үстерү һәм киңәйтү этабында, – дип билгеләп үтә Чис­тай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов. – Бу шулай ук яңа гына эш башлаган фермерлар өчен дә ярдәм булып тора.

Ярдәмнең иң киң таралган төрләре булып яңа гына эш башлаган фермерлар, гаилә фермалары өчен грантлар һәм «Агро­стартап» программасы тора.

– Агымдагы ел безнең район хезмәтчәннәре өчен бик уңышлы булды. Районыбызның унөч яңа гына эш башлаган фермеры ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз проектларын тәкъдим итте, шуларның уникесе хупланды, – ди Нәкыйп Наил улы. – Шулай ук өч чистайлы «Агростартап» проекты буенча «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү»  программасында катнашты. Алар барысы да өч миллион сум күләмендә грантка ия булды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, быел яңа гына эш башлаган фермерларның проектлары терлекчелек тармагын үстерүгә юнәлдерелгән. Биш фермер сөт продукциясе алу өчен мөгезле эре терлек үстерергә ниятли. Өч фермер мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнәчәк. Калган проектлар бөртекле культуралар (2), яшелчә (1) һәм җиләк-җимеш культураларын үстерүгә (1) юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, узган ел мондый ярдәмне Чистай районында өч фермер алган. Проектлар сөт җитештерү өчен мөгезле эре терлек үрчетүгә, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерүгә юнәлдерелгән булган.

Өчәр миллион сумлык грантлар «Агростартап» проектының «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» программасы буенча конкурс сайлап алуында җиңүче булган чистайлылар өчен дә саллы ярдәм булачак.

Кызыл Ялан авылыннан фермер Рафаэль Шәйхетдинов 50 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә уйлый. Татар Сарсазы авылыннан Фәрит Камалов акчаны 200 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерүгә тотачак, Луч поселогыннан фермер Фәридә Яруллина 80 баш ат үрчетү белән шөгыльләнергә ниятли.

Фермерларга дәүләт ярдәме программалары нәтиҗәле булуларын күрсәтәләр, чөнки алар авыл халкына үз хуҗалыгын үстерү, экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев