Районда узган ел дәвамында мөгезле эре терлек санын 750дән артыграк башка арттырырга мөмкин булды. 2014 ел йомгаклары буенча бездә 19 400 баш мөгезле эре терлек булса, узган ел йомгаклары буенча 20 167 баш булды. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре шундый күрсәткечкә ничек ирешә алганнар соң?
- Терлек санын арттыруга төп шарт булып җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү тора, - дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Радик Вафин. - Бу зур күләмдә терлек асрау мөмкинлеге бирде.
"Сөт иле Чистай" агрофирмасында мөгезле эре терлекне бер меңгә якын башка арттыруга ирештеләр, биредә хәзер ун мең баштан артыграк мөгезле эре терлек исәпләнә. Агрофирманың биш бүлекчәсендә терлек үрчетү буенча төгәл, максатчан эш алып барыла.
- Төп басымны җитештерү технологиясенә ясыйбыз, - ди агрофирма директоры Илгизәр Садыйков, - тармакның барлык белгечләре бергә хәбәрләшеп эшләргә тиешләр, башкача терлек санын арттыруга ирешеп булмаячак.
Фермер хуҗалыклары да калышмыйлар.
- Без мөгезле эре терлек санын 40 башка арттыра алдык, - дип билгеләп үтә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәис Мөкатдисов, - һәм бу эш дәвам итә.
Фермерлар Җәүдәт Шәрипов һәм Айрат Рәхмәтуллин көтүлекне тулыландыру мәсьәләләре белән тыгыз шөгыльләнәләр.
Шул ук вакытта бер мичкә балга бер кашык дегет салучылар да бар. "Родник", "Джукетау" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек саны кимеүнә юл куйганнар. Сәбәпләр төрле, объектив та, субъектив та.
Район хуҗалыкларында терлек санының шактый югары дәрәҗәдә сакланып калуында район ветеринария хезмәтенең дә өлеше бар.
- Без бу юнәлештә эшне көчәйттек, - ди Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. - Терлекләргә инфекцион һәм йогышлы авыруларга каршы иммунопрофилактика үткәрәбез, әмма хәзерге вакытта үрчемне саклап калуга аеруча игътибар бирәбез. Сер түгел, күп кенә хуҗалыкларда әлеге мәсьәлә кискен тора.
Әлбәттә, районда үрчемне арттыруда нәсел эшен җайга салу зур роль уйный. Шулай "Кутлушкино", "Акбулат" авыл хуҗалыгы предприятиеләре нәсел хуҗалыкларыннан савым сыерларының потенциалын арттыру өчен үгезләр сатып алганнар. Нәтиҗә озак көттермәде.
Быел районның терлекчелек тармагы алдына терлекләрнең сөт продуктлылыгын арттыру бурычы тора. Моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә үз терлекчелек подразделениеләрендә яңа үсеш ысулларын һәм юлларын табарга кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев