Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чистай фермерлары грантлар алдылар

Игенчеләр йортында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төрле программалар буенча грантлар алучыларга, ә алар арасында чистайлылар да бар иде, сертификатлар тапшырды.

– Республикада авыл халкының эшлекле активлыгына җитди игътибар бирелә, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский, – бу крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яңа гына эш башлаган фермерларга, кооперативларга кагыла. Шундый программалар бездә ел саен гамәлгә ашырыла.

Чистай районында республика грантларына өч фермер заявка бирде.

Шулай, Исләй авылыннан Гөлкәй Нуретдинова яңа гына эш башлаган фермер буларак тәкъдим ителде. Эшчәнлегенең төп тармагы – бөртекле культураларны, нигездә, бодай һәм арпа үстерү. Фермер хуҗалыгы карамагында 150 гектардан артыграк сөрү җире бар, биредә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә планлаштыралар. Ә 1,5 миллион сум күләмендә алынган грант акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алырга планлаштыра.

Шулай ук 1,5 миллион сум күләмендә алынган грантка яңа гына эш башлаган фермер Җәгъфәр Гыйззәтуллин шундый ук трактор сатып алырга планлаштыра. Дүрт Өйле авылында Җәгъфәр Зиннур улын күптән беләләр, ул инде озак вакыт авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнә. Хәзер фермер яңа юнәлешләрне үзләштерә, шул исәптән яшелчә үстерү программасы буенча яшелчә (кәбестә, суган, кишер) үстерү белән ныклап шөгыльләнергә планлаштыра. 

Ә менә Татар Сарсазы авылыннан Гөлсинә Сафина сөт фермасы ачарга планлаштыра. Савым сыерларының саны да билгеле – 36. 3 миллион сум күләмендәге республика гранты акчасына фермер булачак ферма өчен таналар сатып алырга ниятли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев