Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү кампаниясе финиш сызыгына якынлаша

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү кампаниясе актив төстә бара. Чистайга эш сәфәре белән килеп киткән ТР Премер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та моңа инанды инде. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде.

Вертолетта алар районның авыл хуҗалыгы кырларын карап әйләнделәр. Аннары Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты Ул һәрбер хуҗалыкта кыр эшләре барышы белән танышты, игенчеләрдән ресурслар (ягулык, орлык, ашлама) белән проблемалар булу-булмавы турында кызыксынды. Министр шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыру темасына кагылды, шуңа охшашлы программаларда катнашканда авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре нинди проблемалар белән очрашуларын белеште, сорауларны һәм тәкдимнәрне игътибар белән тыңлады.
Очрашу барышында ужым культуралары торышына зур игътибар бирделәр. Кызганычка каршы. Һава шартлары аркасында чәчүлекләрнең 48 проценты һәлак булдылар. Игенчеләр алдына мөһим бурыч – уҗым культураларын вакытында киредән чәчү бурычы килеп басты.
Эшнең яхшы оештырылуы нәтиҗә­сендә күп хуҗалыкларда чәчү кампаниясе туры финишка чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә чәчү планлаштырылган кырларның 80 проценттан артыгында чәчү төгәлләнгән.
Игенчеләр хезмәтенә һәм чәчү кампаниясе барышына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры яхшы бәя бирде, шуның өстенә ул техника потенциалын тулысынча куллану өчен чәчү чорында чәчү агрегатларын ике сменада эшләүне тәэмин итеп, сабан культуралары чәчүне тизрәк төгәлләргә тәкъдим итте. 
– Эшләнгән эш күләме зур. Дымлылыкны һәм вакытны югалтмагыз, чәчүне кыска срокларда төгәлләргә тырышыгыз, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул авыл хуҗалыгы тармагының барлык юнәлешләре буенча дәүләт субсидияләреннән активрак файдаланырга кирәклеге турында ассызыклады.
Урнашкан һава шартлары яшь үсентеләргә җитди зыян тудыручы корткычларның һәм чүп үләннәрнең күпләп үсешенә җирлек тудыра. Шуңа күрә кырларны гербицидлар һәм инсектицидлар белән үз вакытында эшкәртергә кирәк.
– Бүгенге көндә бу эшкә «Закамье Агро» , «Хузангай» , «Чистай Агро»  һәм башка фермер хуҗалыкларында керештеләр. Тиз арада башка предприятиеләрдә дә кырларны сиптерү эшләре планлаштырыла , – диде Александр Ромадановский.
Чәчү эшләре азагына якынлашуына карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләр тукталмый. Алда күпеллык үләннән азык әзерләү вакыты. Әлеге мәсьәләдә дә предприятиеләрнең техник яктан әзер булулары мөһим.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, эшне дөрес оештырганда райондагы техник парк азыкны җитәрлек күләмдә оптималь срокларда әзерләргә мөмкинлек бирә.
Якын арада азык әзерләүче комп­лексны кабул итү буенча комиссия оештыру планлаштырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев