Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү һава торышы көйсезлекләренә бирешмәскә тырыша

Район басуларында техника кыска вакыт эчендә чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен ике сменада эшли.

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре дәвам итә: көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмам ланып килә, аларның алга таба үсүе өчен кирәкле микроэлементлар кертелә. Игенчеләр дым каплату өстендә эшлиләр. Чәчү кампаниясе көчәя бара.

Авыл кешеләре барысы өчен дә җиңел булмаган заманда киләчәк уңышның язмышы һәм республикабызның азык-төлек иминлеге алар кулында булуын аңлыйлар. Игенчеләр эшләрне кыска вакыт эчендә башкарырга тырышалар, чөнки югары, сыйфатлы уңыш алуның иң мөһим факторларының берсе – эшләрне кулай срокларда башкару. Комачаулый торган бердәнбер нәрсә – һава шартлары, алар еш кына эш барышына үзгәрешләр кертәләр. Узган атнада да шулай булды.

– Яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең планнарына үзгәрешләр кертте. Басуларда эшләрне туктатып торырга туры килде. Табигать көйсезлекләренә карамастан, районда чәчү эшләре дәвам итә. Игенчеләр аяз көннең бер сәгатен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.

Район хуҗалыкларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тук ландыру төгәлләнеп килә. 29 500 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату буенча эшләр башкардылар.

Сабан культураларын чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә (редакциядән: 28 апрельгә мәгълүматлар) 8 400 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган, бу фаразга карата 12% тәшкил итә, шул исәптән бөртекле сабан культуралары 8 100 гектарда (фаразга карата 24%) чәчелгән. Игенчеләр арпа, солы, борчак кебек культуралар чәчәләр.

«Закамье Агро» хуҗалы гында чәчү эшләре яхшы темп лар белән бара. Анда бөр текле һәм бөртекле-кузаклы культураларның планлаштырылган мәйданнарының 30 проценттан артыгы чәчелгән.

«Родник» хуҗалыгының да күрсәткечләре начар түгел, анда әлеге эшләр 22 процент мәйданда башкарылган. «Чис тай» агрофирмасында һәм «Хузангай» хуҗалыгында чәчү эшләре темпларын арттыралар.

– Булган чәчү агрегатлары язгы чәчүне кулай срок ларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Әмма моның өчен барлык эш комплексы буенча югары оешканлык таләп ителә. Хуҗалыкларда җитештерүчәнлекне арттыру өчен ике сменада эш алып барыла, – дип билгеләп үтте Александр Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев