Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылда хуҗалык итүнең кече формаларын яклап

Районда ике фермер дәүләт программасы буенча сыер фермаларын капиталь ремонтлауны төгәлләделәр.

Республика программасы буенча быел Чистай районында ике терлекчелек бинасы ремонтланды. Болар – Югары Кондратадан 200 баш мөгезле эре терлеге булган фермер Чурин һәм Дүрт Өйле авылыннан 100 баш мөгезле эре терлеге булган Рәхмәтуллин.

– Акчаның бер өлешен рес­публика бюджеты бүлеп бирде, ә терлекчелек фермалары ремонтлау өчен калган акчаны фермерлар үзләре табарга тиеш, – дип безгә хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрапов.

Айрат Рәхмәтуллинның төп юнәлеше - савым көтүен тоту. Ул фермага 30 сыер кертте һәм сөт җитештерүне арттыру өчен тагын да сыерлар сатып алырга уйлый. Сөт сату бәясенең акрынлап арта башлавы да өмет уята. Гомумән алганда, сыер абзарын ремонтлауга фермер 3,5 миллион сум акча, шул исәптән үз акчасын да, тоткан.

Фермер Иван Чурин төп ставканы ит җитештерү өчен үгезләр үстереп симертүгә ясый. Ул барлыгы 5 миллион акча, шул исәптән үзенекен дә, тоткан. Хәзерге вакытта сыер абзарында 100 баш мөгезле эре терлек бар, әмма фермер Марий-Элдан тагын 30 баш терлек сатып алырга уйлый.

Районның фермер хуҗалык­ларында терлекчелек биналарын яңарту буенча программаны киләсе елга да дәвам итү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев