Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырдылар

Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы.

Механизаторлар аяз көннең бер минутын да кулдан ычкындырмаска тырышалар. Алар бар көчләрен уңышны тиз арада сыйфатлы итеп җыеп-алуга юнәлтәләр.

Эшләрендә яхшы нәтиҗә ләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү матур бер традициягә әверелде. Ел саен район башлыгы суктыру буенча көнлек норманы үтәгән игенчеләргә акчалата сертификатлар тапшыра.

Быел шундый сертификатларны «Чистопольская» агрофирмасы , «Закамье Агро» һәм «Чистопольское» халык предприятиесе хуҗалыклары комбайнчылары алды.

– Сезгә яхшы уңыш үстерү насыйп булды. Ә хәзер яхшы суктыруыгыз белән шатландырасыз. Булдырасыз! – диде кыр хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп Дмитрий Иванов. – Хәзер сезнең алда иң кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп уңышны җыеп алу бурычы тора.

Уңышны җыеп алу – бу бик авыр хезмәт һәм биредә үзара ярышмый эшләү мөмкин дә түгелдер. Игенче никадәр ашлык күбрәк суктырса, акчаны да шуның кадәр күбрәк эшли. Ә быел бөртеклеләр ишелеп уңды, шуңа күрә дә игенчеләргә хыялланыр нәрсәләр күп.

Үз эшенә җаваплы караш, һөнәрилек комбайнчыларга төрле авырлыкларны җиңәргә һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алырга ярдәм итә. «Чис топольская» агрофирмасы механизаторлары эшне яхшы темпта алып баралар. Әлеге хуҗалыктан җиде комбайнчы район башлыгы кулыннан акчалата сертификатлар алдылар.

«Закамье Агро» хуҗалы гында уҗым бодаен чәчүне төгәллиләр. Әлеге хуҗалыкның сигез комбайнчысы акчалата сертификатка ия булдылар. Алар арасында Радик Ногманов та бар. Ул озак еллар дәвамында алдынгылыкны бирми. Быел берничә көн эчендә ул 6 мең центнердан артык бодай суктырды.

Тәҗрибәле игенче акчалата бүләкләүнең әһәмиятен ассызыклады. Бу исә игенчеләрне тагын ды яхшырак һәм сыйфатлы эшләргә чакыра, уңышлы һәм сыйфатлы эшләргә рухландыра.

– Район бүләкләүләреннән тыш бездә оешмадан да кызыксындыру каралган. Көнлек норманы үтәгән өчен без 1 мең сум күләмендә сертификат алабыз. Әгәр дә яхшы темплар белән эшләсәк, хезмәт хакыннан тыш акчалата бүләкләү дә алырга мөмкин. Игенчеләр барысы да тырыша, беркемнең дә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килми. Быел уңыш әйбәт булды. Һава торышының яхшы торуы, игенчеләрнең көйләнгән хезмәте, җирне эшкәртү сыйфаты – болар барысы да яхшы уңыш үсүгә ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Радик Ногманов.

Сүз уңаеннан, ул улы Динарда да әлеге игелекле хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алган. Берничә ел рәттән Динар әтисе белән бертигез дәрәҗәдә диярлек эшли, үзенең тырышлыгы белән булачак уңышка саллы гына өлеш кертә.

«Чистопольское» халык предприятиесенең күпчелек механизаторлары суктыру буенча көнлек норманы үтәп, уңыш җыюда катнашалар. Дмитрий Иванов дүрт комбайнчыга тантаналы шартларда акчалата сертификат тапшырды һәм аларга җиңел булмаган, әмма бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Суктыру буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларга премияләр бирү барлык урып-җыю вакытында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев