Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы комбайнчылар акча сертификатлары алдылар

Урып-җыю эшләре барышында яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы комбайнчыларны бүләкләү матур традициягә әверелде. Быел урып-җыю тулы көченә баручы район хуҗалыкларында шулай ук комбайнчыларны акча сертификатлары белән бүләкләү булды.

Аларны район башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды. Комбайнчылар бик азга гына эшләреннән аерылып, премияләрне алырга бардылар, ә аннары кабат штурвал артына ашыктылар. Беренчеләрдән булып сертификатны «Чистопольская» агрофирмасы механизаторлары алды. Элеге хуҗалык искиткеч эссе һава торышы торуга да карамастан, ярыйсы гына уңыш җыеп ала алган хуҗалыклар арасына керде. Хәзер алар бөртеклеләрне җыеп бетерү стадиясендә. Әмма техник культуралар чәчелгән мәйданнар күп әле.

Әлеге хуҗалыктан алты механизатор алдынгылар арасына керде. Болар – Федор Алексеев, Андрей Вардзелов, Таһир Габутдинов, Виталий Гурьянов, Максим Дмитриев, Илгиз Нәгыймов.

Алдынгы игенчеләрне бүләкләп, Дмитрий Иванов аларга нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, урак өстен уңышлы тәмамлауларын теләде.

– Быел, һава торышы белән катлаулылыклар булуга карамас тан, сез яхшы уңыш үстерә алдыгыз. Сезнең хуҗалыкта район буенча иң югары уңыш алынды. Афәрин! – диде Дмитрий Иванов, механизаторларга мөрәҗәгать итеп. – Хәзер сезнең алга уңышны кыска срокларда, сыйфатлы итеп һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский да аграрчыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 Виталий Гурьянов авыл хуҗалыгында утыз еллап эшли инде. Хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе буларак башлаган, аннары штурвал артына утырган. Аның сүзләренә караганда, эшләү дәверендә төрле сезоннар булган, ә быелгы кебек беренче тапкыр.

– Һава торышы бик катлаулы булды, әмма уңыш яхшы булды. Биредә, билгеле, туфракны үзвакытында эшкәртү, ашлама кертү үз ролен уйнады, – дип әйтә Виталий Гурьянов.

Акча сертификатын ул беренче ел гына алмый, уңышка ирешүенең төп сере итеп ул тиз арада уңышны җыеп алырга омтылу дип саный. «Чистопольская» агрофирмасы механизаторы Андрей Вардзелов югары күрсәткечләргә ирешү юлы яздан ук башлана. Быелгы урак аның өчен унбишенче булды.

– Бу озын, күп көч таләп итә торган хезмәт иртә яздан башлана. Чәчәргә, эшкәртергә, үзвакытында ашлама кертергә һәм аннары гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бу эштә тәҗрибә, белем һәм осталык мөһим, – дип сөйли Андрей Вардзелов.

Ул механизаторларга бер-берсен тизрәк узарга түгел, ә уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

 – Элек ниндидер азарт, ярыш рухы бар иде. Вакытлар узу белән бу үтте, хәзер без басуда бөртек калдырмас өчен борчылабыз, – дип сөйли механизатор.

Федор Алексеев 2007 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң ук механизатор булып эшли башлаган.

– Практиканы комбайн штурвалы артында уздым, һәм үзеннәнүзе шул эшкә тартылдым. Без авылда үскәннәргә бу эш аеруча якын. Эшне «Дон-1500» комбайнында башладым, хәзер инде күп нәрсә үзгәрде. Техника заманча, элек эшләгән техника белән чагыштырып та булмый. Аерма искиткеч зур, ургычлар киң һәм уңышны кыска срокларда җыеп алу мөмкинлеге дә зуррак, – диде Федор Алексеев.

Быел алдынгылар хезмәтен бәяләү бераз башкачарак уза. Элеккеге елларда комбайннар төркеменә бәйле рәвештә көнлек планнар билгеләнә иде. Аларны үтәгән өчен механизаторлар сертификатлар алалар иде. Быел нормативлар бер атнага билгеләнгән.

«Нуруллин» КФХсы механизаторлары Александр Леонтьев һәм Рәйхан Хәлиуллин, шулай ук «Закамье Агро» хуҗалыгы механизаторы Радик Нугуманов та акча сертификатларына лаек булганнар.

Бүләкләнүчеләр арасында тәҗрибәле комбайнчылар да, әлеге һөнәрнең нечкәлекләренә төшенеп кенә килүче яшьләр дә бар. Шулай да бу аларга алдынгылар арасына эләгергә комачауламаган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең барысы да өлгергән уңышны кыска срокларда җыеп алу өчен иртә таңнан алып кояш батканчыга кадәр эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев