Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Кутлушкино» үсемлекчелеккә юнәлеш ала

    2004 елдан бирле авыл кешеләренең җирләрен арендалаган «Кутлушкино» авыл хуҗалыгы предприятиесе узган елның августында «Звениговский» СПКсына кергән Әлки районы «Хузангаевское» ширкәтенә үз мөлкәтен сатты.

    Шулай итеп, авыл хуҗалыгы предприятиесенең зур ресурсларга ия яңа инвесторы барлыкка килде. Көз көне үк «Кутлушкино»дан «Хузангаевское»га мөгезле эре терлек көтүлегенең берникадәр өлешен, шул исәптән, 350 савым сыерын күчерделәр. Авылда ферманы ябачаклар һәм хуҗалыкта сөт җитештерү булмаячак дигән сүзләр йөри башлады.
    Әмма яуширмәлеләрнең барлык шик-шөбһәләрен «Звениговский» СПКсы җитәкчесе Иван Казанков таратты. Берничә тапкыр ул авылга килгән һәм мондагы хәлне белешкән.
    - Хәзер Яуширмәдә 600 савым сыеры калды, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Радик Вафин, - тәүлегенә 10 тонна сөт урынына хәзер 6 тонна савыла.
    Ни өчен хуҗалыктан берникадәр сыер Әлки районына күчерелгән? Эш шунда, хәзер предприятиенең шулкадәр санда терлек асрарга мөмкинлеге юк, моңа Иван Казанков предприятие белгечләре, авыл кешеләре белән сөйләшкәннән соң инанды. Барысына да кадрлар мәсьәләсе гаепле: яшьләр авылда калырга теләмиләр, фермаларда, нигездә, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр эшли. Фермаларны карап тору проблемасын күпмедер дәрәҗәдә читтән килгән кешеләр, нигездә, мигрантлар хәл иткән, әмма яңа инвестор катгый шарт куя: аларның яшәү урыны һәм тору кәгазе булырга тиеш. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиесе фермаларында 700-750 сыер асрала ала, бу турыда яңа инвесторга хәбәр ителгән. Ул фирманы язмыш иркенә ташларга җыенмый: барлыгы 6 мең гектар сөрү җире эшкәртелә, биредә авыл хуҗалыгы машиналары паркы: комбайннар, тракторлар, чәчкечләр һәм культиваторлар калган. «Кутлушкино»дан кайбер механизаторлар хәзер Әлки районында эшлиләр, бөртек һәм терлек азыгы ташуда ярдәм итәләр.
    Аның каравы, авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшчәнлекнең төп юнәлеше итеп үсемлекчелек планлаштырыла, терлекчелеккә шулай ук зур игътибар биреләчәк.
    - Әлбәттә, хәзер хуҗалыкта савым бераз төште, - дип саный Радик Вафин, - әмма бу объектив сәбәпләргә бәйле: сыерларның берникадәр өлеше хәзер сөт бирүдән ташлаткан. Ә менә азык базасы белән бернинди проблемалар да юк: терлекләрнең туклануы балансланган һәм вакытында башкарыла. Якын арада «Кутлушкино»ның исемен үзгәртү планлаштырыла.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: