Чистайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Авыл хуҗалыгы

Чистайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

«Чистай» мәдәни үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чара узды

Җыелучыларны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский котладылар.

 

«Ел җиңел булмады, әмма технологияләрне үтәсәң, хәтта катлаулы һава шартларында да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Безнең хуҗалыклар лаеклы уңыш җыйдылар. Без районның авыл хезмәтчәннәре нәтиҗәләре белән горурланабыз», – диде Дмитрий Иванов.

 

Александр Ромадановский елның төп авыл хуҗалыгы күрсәткечләре турында сөйләде.

 

Тантана барышында тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар, аларның фидакарь хезмәтләрен, югары җитештерү күрсәткечләрен һәм районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.

 

Рәсми өлештән соң кунакларны бәйрәм банкеты көтте. Табын артында авыл  хезмәтчәннәре аралашты, яңалыклар һәм планнар белән уртаклашты.


Нет комментариев