Һава торышы

Татарстанда якындагы атнада җылы һава торышы урнашачак

Якындагы атнада Татарстанда җылы булачак. Бу хакта «Метео» үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте

«Әмма бу яңгырлар булмаячак дигәнне аңлатмый. Яңгырлар була, ләкин алар озак дәвам итмәячәк һәм көчле булмаячак. Температура +15.. +19 градус тирәсе булачак», – дип билгеләп үтте Шувалов.

 

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә температура +2...+7 градус тәшкил итәчәк, ә көндез, үзәк мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда +17.. +22 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 19 сентябрьдә шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә – +3...+8 градус, көндез – +18...+23 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев