Татарстанда гриппка каршы вакцинацияне 1 декабрьгә төгәлләргә планлаштыралар
Сәламәтлек саклау

Татарстанда гриппка каршы вакцинацияне 1 декабрьгә төгәлләргә планлаштыралар

Декабрь башына Татарстанда гриппка каршы вакцинация кампаниясен төгәлләргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКС каналында хәбәр иткән

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, прививка ясатырга өлгермәгәннәр өчен тагын бер мөмкинлек бар: медицина учреждениеләренә өстәмә 377 мең доза вакцина кайтарылган.

 

Министр аңлатканча, прививка табиб тикшерүеннән соң гына ясала, алдан язылу таләп ителми.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев