Өстәмә белем бирүче учреждениеләрнең берсендә эшләүче хезмәткәрне алдаганнар
Учреждение хезмәткәре мошенникларга 46 000 сумнан артык акчасын күчергән
Россия эчке эшләр бүлегенең Чистай районы буенча кизү бүлегенә 46 000 акчасыннан колак каккан зыян күрүчедән мошенниклык турында хәбәр керә. Таныш булмаган явыз ниятле кеше көндез учреждениенең стационар телефоныннан шалтыратып, үзен җирле шәһәр башкарма комитетының хезмәткәре итеп таныштыра. Ул озакламый Мәскәүдән тикшерү киләчәген, анда әзерлек өчен төгәл пунктларны җентекләп санап, янгын куркынычсызлыгы һәм санитар-эпидемиологик нормалар үтәлешенә бәя биреләсе турында хәбәр итә.
Ышандыру өчен мошенник тикшерү комиссиясен лаеклы каршы алу өчен акча җыярга тәкъдим итә. Әлеге легендага ышанып, учреждение хезмәткәре күрсәтелгән банк картасына 46 000 сум акча күчерә. Бу факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган кешеләр белән аралашканда, бигрәк тә сөйләшү ачка мәсьәләсенә кагылганда, аеруча уяу булырга кирәклеген искә төшерә. Акча күчерүне сорап шалтыратуларга, хәтта сөйләшүче үзен вазифаи зат дип таныштырган очракта да, ышанырга ярамый. Шикләнгән очракта мәгълүматны кабат тикшерү өчен ул оешманың рәсми номерына шалтыратырга кирәк. Шикле хәлләр туган очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев