Начар кәеф өчен штраф белән түләгән
Кеше һәм закон

Начар кәеф өчен штраф белән түләгән

Ул кибет тәрәзәсенең пыяласын ваткан

2нче номерлы Чистай суд районы буенча җәмәгать судьясы чит мөлкәтне вату очрагын караган. Моның сәбәбе 9 ноябрьдә кичен килеп чыккан вакыйга була. Сәгать сигездән соң бер ир-ат кибет ишеге төбенә килеп ачу белән тәрәзәле ишеккә тибә. Пыяла ярыла – сәүдә ноктасының хуҗасына матди зыян килә.

Утырышта әлеге ир-ат үзенең гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Үзенең әлеге адымында ул акланып та маташмады, ишеккә кәефе булмаганга тибүен яшермәде.

Әлеге чистайлының бу гамәле РФ КоАПы 7.17 матдәсе буенча кеше милкенә артык зыян китермичә аңлы рәвештә зыян салу дип бәяләнде. Әлеге матдә санкциясе 300дән 500 сумга кадәр штраф салуны карый.

Ир-атның гаебен эш материаллары да раслады. Суд аны гаепле дип тапты һәм 300 сум күләмендә административ штраф салу җәзасын билгеләде. Карар әле законлы көченә кермәде.


Нет комментариев