Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Мошенниклар дәүләт программасы кысаларында бурычларны бетерергә тәкъдим итә башлаганнар

Җинаятьчеләр халыкны алдау өчен яңа схема куллана башлаган

Алар күпфункцияле үзәк аша гамәлдәге дәүләт программасы буенча бурычларны бетерү тәкъдиме белән хатлар җибәрә. Бу хакта ТАСС РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацияле технологияләрне хокуксыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсенә сылтама белән яза.

 

Ведомствода аңлатуларынча, мондый хатта күрсәтелгән сылтама буенча күчкәндә кеше ялган сайтка эләгә. Анда аңа бурычны исәптән чыгару мөмкинлекләрен бәяләү өчен тест узарга тәкъдим итәләр, ә нәтиҗә алу өчен – смс аша килгән кодны кертүне сорыйлар.

 

«Истә тотыгыз! Бурычларны автомат рәвештә исәптән чыгару буенча бернинди дәүләт программалары да юк», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев