Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

«Кара әле, кем һәлак булган»

Чистайда яшәүче хатын-кыз мессенджерда сылтама аша күчкән һәм 126 мең сумнан колак каккан

Сылтама зарарлы булып чыккан

 

58 яшьлек хатын-кыз мессенджерда: «Кара әле, фотода кем, ул юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган», – дигән хәбәр алган. Кызыксынып, фотоны карау өчен ул сылтама буенча күчкән. Ләкин фото урынына аны тозак көткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Сылтама зарарлы булып чыккан. Мошенниклар хатын-кыз мәгълүматларына керү мөмкинлеген алган. Ул карталарны блокка куярга тырышып караса да, аферистлар җитезрәк булып чыккан. Алар аңа 126 000 сумнан артык суммага ике кредит рәсмиләштерергә өлгергән.

 

Әлеге очрак буенча «Мошенниклык» һәм «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

 

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга уяулык күрсәтергә һәм билгесез чыганаклардан алынган, тикшерелмәгән сылтамалар буенча күчүдән тыелырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев