Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә
Кеше һәм закон

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: 2026 елның 26 гыйнварыннан 30ына кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 3 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:

 

–Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2025 елның 26 декабрендә кабул ителгән карары белән Б.Р. Ибраһимов административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2025 елның 24 декабрендә кабул ителгән карары белән Р.И. Хайдаров административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 13 гыйнварында кабул ителгән карары белән Б.Р. Әхмәтов административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев