Исерек хәлдәге танышлары чистайлыны талаган
Алар 19 һәм 21 яшьлек ир-егетләр булып чыккан
Чистайда полиция фатир талауда ике шикләнелүчене тоткарлаган. Зыян күрүчегә элегрәк таныш булган ике ир-ат, исерек хәлдә, аның фатирыннан телевизор урлаганнар. Милек тартып алынган һәм хуҗасына кайтарылган, җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция хезмәткәрләре талауда шикләнелүче ике җирле кешене тоткарлаган. Алар 19 һәм 21 яшьлек ир-егетләр булып чыккан.
Вакыйга Вахитов урамындагы фатирда килеп чыккан. Полициянең кизү частенә Чистай кешесе аның телевизорын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, торакка аның ике танышы үтеп кергән. Җинаятьчеләр, исерек килеш, ачыктан-ачык 30 мең сумлык телевизор урлаганнар. Зыян күрүче, физик үч алудан куркып, каршылык күрсәтмәгән.
Шикләнелүчеләр полиция тарафыннан кыска вакыт эчендә тоткарланган. Адвокат белән сорау алу барышында алар үз гаебен таныганнар. Урланган телевизор тартып алынган һәм законлы хуҗасына кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев