Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызны фатирында 70 чит ил кешесе теркәлгән өчен хөкем итәчәкләр
Яр Чаллыда 41 яшьлек хатын-кыз үз фатирында чит ил гражданнарын законсыз теркәгән өчен суд каршына басачак
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хатын-кыз чит ил кешеләренә Сидоровка бистәсендәге фатирында теркәлү рәсмиләштергән, шул ук вакытта асылда аларга яшәү өчен торак тәкъдим итмәгән.
Полиция мәгълүматы буенча, ялган теркәлү бәясе, срокка карап, бер кешегә ике меңнән өч мең сумга кадәр тәшкил иткән. Бер ел эчендә Чаллыда яшәүченең мондый «хезмәтләре»ннән 70 чит ил кешесе файдаланган.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Хатын-кызга өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев