Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайлы үзенең банк картасын биргән өчен хөкем ителде

...

Шәһәр прокуратурасы 19 яшьлек җирле кешегә карата гаепләүне хуплады. Ул мәкерле ниятләрдән үзенең картасын башка кешегә бирүдә гаепләнә (РФ ҖКсы 187 маддә, 3 өлеш).


Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина ачыклаганча, 2025 елның сентябрендә әлеге егет мессенджерда шәхси язышу вакытында билгесез затка паспорт мәълүматларын, карта номерын, аның куллану срогын, QR-кодны (икенче яктагы өч сан), шулай ук картасы бәйләнгән телефон номерын хәбәр иткән. Болар барысы да читтән торып банк счетына керү һәм акча белән хокукка каршы килгән операцияләрне башкару өчен кирәк була.


Яшь кеше үзе дә әлеге мобиль банкка элемтәсен югалтмый – ул карта һәм тупланыш счеты белән файдалануын дәвам итә. Картасына төрле суммада акчалар күчүен күрә, әлеге акчаларның азрак өлеше аңа бүләкләү формасында кала. Үзенең картасыннан файдаланырга мөмкинлек биргәне өчен ул 7300 сум акча ала.
Судта яшь кеше үзенең гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Суд аңа 120 сәгатькә мәҗбүри эшләр төрендә җәза билгеләде. Моңардан тыш, җинаять юлы белән эшләнгән 7300 сум акчаны конфискацияләделәр. Карар закон көченә кермәде.


Прокуратурада карта мәгълүматларын өченче затка бирергә ярамавы турында искә төшерделәр, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев