Чистайлы кунак булганнан соң күршесеннән 4000 сум урлаган
Кеше һәм закон

Чистайлы кунак булганнан соң күршесеннән 4000 сум урлаган

Бәйрәм итү җинаять эше белән тәмамланган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул яңа күршеләре белән бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң акчалары юкка чыгуын хәбәр иткән, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Зыян күрүче күптән түгел тулай торакта бүлмә сатып алуын һәм компаниягә кушылып, күршеләре белән танышырга уйлавын сөйләгән. Бәйрәм итү тәмамланганнан соң ул кәрәзле телефон чехолыннан 4000 сумның юкка чыгуын ачыклаган.

 

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре зыян күрүченең 58 яшьлек күршесенең җинаять кылуга катнашы барлыгын ачыклаган. Шикләнелүчедән адвокат барында сорау алынган һәм ул үз гаебен тулысынча таныган.

«Урлашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев