Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайлы интернет-мошенниктан акустика сатып алганда 42 мең сум акчасын югалткан

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

Чистайда яшәүче интернетта акустика колонкалары сатып алганда мошенниклык корбанына әверелгән. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ул бушлай белдерүләр мәйданчыгында бер белдерүгә тап була. Сатучы белән бәясен һәм «Россия почтасы» аша җибәрүләрен килешеп, сатып алучы аңа товар өчен 40 мең һәм җибәргән өчен 2320 сум акча күчерә. Посылканың килүен күзәтү өчен ул трек-номер белән квитанция дә ала.

«Бәйрәмнәрдән соң почтада андый посылка килмәве ачыклана. Алданган сатып алучы полициягә мөрәҗәгать итә», – дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Инцидентны тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев