Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда «Мотоцикл» операциясе үтте: юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланды

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә бер мотоцикл йөртүчене һәм йөртү таныклыгы булмаган өч кешене ачыкладылар. Аларның транспорт чаралары штрафстоянкага куелган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Чистайда мототранспорт катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлдерелгән «Мотоцикл» операциясен уздырдылар. Рейдлар барышында инспекторлар дистәләгән мотоциклчыны тикшерделәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланды: өч кеше йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән, тагын берсе исерек хәлдә руль артына утырган. Барлык кагыйдә бозучылар идарәдән читләштерелде, ә аларның транспорт чаралары махсус штраф стоянкага урнаштырылды.

 

Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, «Мотоцикл» операциясе еш кына нәкъ менә җылы сезонда, юлларда мототехника саны сизелерлек арткан вакытта үткәрелә, һәм, ни кызганыч, мотоцикл руле артына утыручыларның барысы да үз җаваплылыгын аңламый.

 

– Тотрыклы җылы һава торышы урнашу белән юлларда мотоцикллар, скутерлар һәм мопедлар саны кискен арта. Бу югары куркыныч тудыручы транспорт һәм аны йөртү ныклы күнекмәләр генә түгел, ә тиешле категориядәге йөртү таныклыгы булуны да таләп итә. Операциянең максаты – җәза бирү генә түгел, ә беренче чиратта фаҗигане булдырмау, чөнки кагыйдәләрне аз гына бозу да йөртүче, аның пассажирлары һәм башка катнашучылар өчен авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – дип билгеләп үтте Илнар Шәмсетдинов.

 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да мотосезон чорында игътибарлы булырга, ә мототехника йөртүчеләрне – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, мотошлемнар кулланырга һәм транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүгә юл куймаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев