Чистайда юл-транспорт вакыйгасында җәяүле зыян күргән
Кичә кич Чистайның Вахитов урамында җәяүле катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан
Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр итүләренчә, ВАЗ 2114 автомобилен йөртүче, идарә ителми торган җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, юл йөрү кагыйдәләрне бозып, 17 яшьлек кызга юл бирмәгән һәм бәрдергән.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә имгәнүләр алган җәяүле Чистай үзәк район дәваханәсенә китерелгән һәм салынган.
– Бу очрак – машина йөртүчеләрнең төп кагыйдәләрнең берсен санга сукмауларының ачык мисалы: җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне алдан ук киметергә һәм туктарга әзер булырга кирәк, – дип аңлатма бирде Дәүләт автоинспекциясенең бүлек начальнигы Дмитрий Зинин. – Без чираттагы тапкыр барлык машина йөртүчеләрне җаваплы булырга чакырабыз, бигрәк тә мәктәпләр янында, ишегалларында һәм җәяүлеләр кичүләрендә.
Шулай ук Дәүләт автоинспекциясендә җәяүлеләргә дә юлны аркылы чыкканда, машина йөртүчеләрнең аларга юл бирүләренә инанырга, телефонга игътибар юнәлтмәскә, колакчыннарны һәм капюшоннарны салырга кирәк дип билгеләп үттеләр. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев