Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне хөкем иттеләр

...

2026 елның 23 мартыннан 27сенә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә,  РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 7 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 25 февралендә кабул ителгән карарлары белән Р.Р. Усманов РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; 2026 елның 13 мартында кабул ителгән карарлар белән А.С. Егоров РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 5 мартында кабул ителгән карарлары белән Н.Н. Казанцев; 2026 елның 10 мартында кабул ителгән карарлар белән Ю.А. Козелков РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылдылар, алар 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр, аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 12 мартында кабул ителгән карарлары белән В.А. Харламов, В.Н. Федотов РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылдылар, алар 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; 2026 елның 26 февралендә кабул ителгән карарлар белән Р.А. Фәхретдинов РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

 

2026 елның 30 мартыннан 03 апреленә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 2 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:

 

 

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 18 мартында кабул ителгән карары белән Д.М. Романовский административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 19 мартында кабул ителгән карарлары С.А. Краснов административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә штраф билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев