Чистайда исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне хөкем иттеләр
...
2026 елның 10 мартыннан 13енә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче, 3нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турындагы 2 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 26 февралендә чыгарылган карарлары белән И.Н. Белоногов РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;
2026 елның 27 февралендә чыгарылган карарлар белән И.Р. Шәмсетдинов РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 11 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнде;
2026 елның 16 мартыннан 19ына кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 3 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 12 февралендә кабул ителгән карарлары белән В.Н. Петров административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде; 2026 елның 5 мартында кабул ителгән карарлар белән И.Ю. Хәлимов административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 5 мартында кабул ителгән карарлары белән И.Р. Садриев административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев