Чистайда яшәүче хатын-кыз тиз акча эшлим дип мошенникларга 100 000 сум күчергән
Telegram мессенджерында Мәккәгә юллама уйнату 100 000 сум югалтуга китергән
Чистайда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз, җиңел юл белән акча эшләү һәм Мәккәгә туристлык юлламасы уйнату вәгъдәләренә ышанып, мошенниклар корбаны булган.
Хатын-кыз Telegram мессенджерында «Умма конкурс» каналына тап булган, анда янәсе уйнату үткәрелгән. Катнашу өчен башка каналга – «Әбүбәкер Даудович»ка язылырга кирәк булган.
Язылганнан соң аңа югары табыш гарантиясе белән акчаны «инвестицияләргә» тәкъдим иткәннәр. Шартлар буенча, 100 000 сумлык минималь кертем берничә көннән 150 000 сум булып кайтырга тиеш булган.
Тәкъдимгә ышанып, зыян күрүче онлайн-кредит рәсмиләштергән һәм 100 000 сумны мошенниклар күрсәткән счетка күчергән. Акча күчергәннән соң канал администраторы белән элемтә өзелгән.
Үзен алдаганнарын аңлап, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук саклау органнары гражданнарны Интернетта уяулык күрсәтергә һәм беркайчан да таныш булмаган кешеләргә, билгесез счетларга акча күчермәскә кирәклеге турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев