Чистайда яшәүче хатын-кыз SMSтагы сылтама буенча күчкән һәм 10 мең сумнан колак каккан
Хатын-кыз классик схема корбаны булган: аның счетына янәсе банк күчерүе турында SMS-хәбәр килгән
Чистайда яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз полициянең кизү бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз классик схема корбаны булган: аның счетына янәсе банк күчерүе турында SMS-хәбәр килгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Кызыксынып, зыян күрүче смс-хәбәрне ачкан һәм күрсәтелгән сылтама буенча күчкән. Шуннан соң мобиль җайланма блокка куелган, ә анда автомат рәвештә билгесез кушымталар урнаштырыла башлаган.
Шәхси мәгълүматларның сакланышы өчен куркып, хатын-кыз сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткән, анда белгечләр телефонны зарарлы программа тәэминатыннан чистартканнар.
Җайланма эшли башлагач, хатын-кыз үзенең банк счетының шәхси кабинетына кергән. Транзакцияләрне тикшергәндә ул картасыннан 10 000 сум юкка чыкканын күргән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «Банк счетыннан урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарны уяулык күрсәтергә:
• SMS һәм электрон хатларда шикле сылтамалар буенча күчмәскә;
• тикшерелмәгән чыганаклардан кушымталар урнаштырмаска өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев