Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче хатын-кыз көнчелектән өйдәшенә балта белән суккан һәм 10 тәүлеккә кулга алынган

Хатын-кыз гаебен таныган һәм зыян күрүчегә ызгыш-талаш барышында сукканын аңлаткан

Чистайда яшәүче хатын-кыз өйдәшен кыйнаганы өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, низаг көнчелек нигезендә килеп чыккан.

 

Суд билгеләгәнчә, 2026 елның 11 февралендә хатын-кыз үз өендә булганда сеңлесенә карата шәхси күралмау һәм көнләшү аркасында элеккеге өйдәшенә кул күтәргән. Ул балтаның металл өлеше белән аның маңгаена суккан, физик авырту һәм яра рәвешендә тән җәрәхәте китереп чыгарган.

 

Суд утырышында хатын-кыз гаебен таныган һәм зыян күрүчегә ызгыш-талаш барышында сукканын аңлаткан. Шул ук вакытта ул үзе дә аның даими рәвештә кыйнавын сөйләгән һәм штраф рәвешендә җәза билгеләүне сораган.

 

Җәмәгать судьясы аны административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм барлык шартларны исәпкә алып, 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге җәза билгели.

Карар законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев