Чистайда яшәүче вакытында ябылмаган кредит картасы аркасында 77 мең сум акчасыннан колак каккан
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: мошенниклар хәтта кулланылмый торган банк картасыннан да файдалана алалар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә «Банк картасыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге эшне ачуга җирле кешенең иске кредит картасыннан берничә ел буе билгесез кешеләр файдалануы турында гаризасы сәбәпче булган дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.
Полиция мәгълүматлары буенча, 2023 елда әлеге яшь кеше үз исеменә кредит картасы рәсмиләштергән булган. Бераз вакыттан соң ул аңардан файдаланмый башлаган һәм мобиль кушымтасын да бетергән. Әмма счетны рәсми ябуны һәм картаны башка сервислардан арындыру процедурасын үткәрмәгән.
Агымдагы елда гариза бирүчегә башка банктан аның счетларына арест салынуы турында хәбәр килә. Моның сәбәбе ул кайчандыр файдаланган кредит оешмасының дәгъвасы була. Ике ел дәвамында билгесез кешеләрнең бурычны түләмичә генә әлеге картадан актив рәвештә файдаланулары ачыклана. Җитмәсә, явыз ниятле кешеләр әлеге картаны башка телефон номерына бәйләргә теләгәннәр. Ике ел дәвамында мошенниклар картадан 77 мең сум акча үзләштергәннәр. Хәзер зыян күрүчегә аның гаебе белән барлыкка килмәгән бурычларны түләргә туры киләчәк.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: әгәр дә сез картадан файдаланмый башлыйсыз икән, аның кушымтасын бетерү генә җитми әле. Банк бүлекчәсендә счетны рәсми рәвештә ябарга һәм картаның барлык түләү сервисларыннан һәм телефон номерыннан да арындырылган булуы мәҗбүри. Шулай эшләп кенә үзеңне финанс югалтулардан һәм мошенникларның явыз гамәлләреннән саклап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев