Чистайда яшәүче үсмергә мошенниклар тарафыннан урланган 110 мең сум акчасын кайтарып биргәннәр
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче үсмергә мошенниклар тарафыннан урланган 110 мең сум акчасын кайтарып биргәннәр

Барлык урланган 110 мең сум акчаны мошенниктан тартып алганнар һәм тулы күләмдә зыян күргән үсмергә кайтарып биргәннәр

Чистайда яшәүче 17 яшьлек үсмергә мошенниклар урлаган 110 мең сум акчасын кайтарганнар. Чистай шәһәре прокуратурасы мәгълүматларына караганда, явыз ниятле кешеләр үсмер егетне акчасын саклау өчен «куркынычсыз» счетка күчерергә ышандыралар.

Хокук саклау органнарының оператив эшләре нәтиҗәсендә, әлеге счетның хуҗасы ачыклана. Ул Свердловск өлкәсендә яшәүче булып чыга. Барлык урланган 110 мең сум акчаны тулы күләмдә тартып алалар һәм зыян күрүче егеткә кайтарып бирәләр.

 Прокуратурада әлеге инцидент мисалында гражданнарга «куркынычсыз» яисә «тикшерүче» счетларның булмавы хакында искә төшерделәр. Бернинди шартларда да таныш булмаган кешеләргә акча күчерергә, аларның реквизитларын яисә смс-хәбәрдән кодларны хәбәр итәргә ярамый. Мошенниклыкка шик туган очракта банкка һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев