Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче телефонына ялган кушымта кертеп, акчасыннан колак каккан

Яшь егет интернетта эзләү аша кушымта таба һәм беренче сылтама белән анда керә

Чистай районында яшәүче «Mir Pay» түләүләр кушымтасының ялган версиясен үзенә урнаштырып, мошенниклар корбаны булган. Нәтиҗәдә, аның картасыннан 18 мең сум акчасын урлаганнар. Әлеге инцидент буенча банк счетыннан акча урлау турында җинаять эше кузгатылган.

Әлеге яшь кеше интернетта эзләү аша кушымта таба һәм беренче сылтама белән анда керә. Программаны урнаштырып, озак уйлап тормыйча анда CVV-код белән бөтен банк карталарын кертә.

Төнлә белән аңа раслау коды белән кредит бирүләре турында смслар килә башлый. Ялган кушымта икәнен аңлап зыян күрүче аны тиз генә бетерә.

Әмма бу гына аны акчасын урлатудан коткарып кала алмый. Әлеге хәлне банкның уяу куркынычсызлык хезмәте генә төзәтә: оператор шикле акча күчерүне туктату өчен шалтырата һәм тагын яңа транзакцияләрне булдырмау өчен картаны блокка куя.

Мондый хәлгә калмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Полиция гади саклану кагыйдәләре турында искә төшерә:

Кушымталарны бары рәсми чыганаклардан – App Store яки Google Play гына урнаштырыгыз.

Беркайчан да, бернинди шартларда да чит кешеләргә үзегезнең картагызга керү кодларын әйтмәгез.

Һәрвакытта программа сораучы әйберләргә игътибар итегез.

Счетыгыз белән мошенниклык гамәлләре булуына аз гына шикләнсәгез дә, кичекмәстән банкка шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев