Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче кафедан ялганлап полиция чакырганы өчен штрафка тартылды

Ир-ат үз гаебен таныды һәм үкенүен белдерде

Чистай суды  2026 елның 13 мартында полициягә белә торып ялган чакыру ясаган  җирле кешене административ җаваплылыкка тартты.

 

Ир-ат кафеда кизү торучының аны кыйнавы турында хәбәр итә.  Тикшерү барышында ачыкланганча, аңа беркем дә тән җәрәхәтләре салмаган.

 

Шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге инцидент Чистай кафеларының берсендә кич белән килеп чыга. Гражданин Ж. полиция чакырта һәм әлеге кафеда кизү торучы кыйнады дип белдерә.

 

Алдан ук хәбәр ителгән булса да, ир-ат суд утырышына килмәде. Әмма ул эш материалларында үзенең гаебен тануын, моңа үкенүен  белдерә. Аның аңлатуынча, ул көнне спиртлы эчемлек куллана һәм ашап чыгу нияте белән кафега керә. Әмма исерек булуы сәбәпле, аңа кафедан чыгарга кушалар. «Урамга чыккач һәм ориентациясен югалткач, гражданин Ж. аны кая икәнен ачыкласыннар һәм өенә кайтарсыннар өчен полициягә шалтырата. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый, аңа беркем дә тән җәрәхәтләре салмаган», – дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.

 

Ашыгыч ярдәмнең фельдшеры Ж.ның диспетчергә шалтыратуын хәбәр итә. Ир-ат кафеда ике билгесез кешенең аңа аракы эчерүләрен әйтә һәм  үзенең кая икәнен аңламаганга алардан өенә кайтарып куюларын үтенә. Урынга килеп җиткәч, медиклар аның исерек, киемнәренең пычрак булуын,  тәнендә тән җәрәхәтләре булмавын  күрәләр.

 

Кафе администраторы  судта сөйләвенчә, әлеге ир-ат исерек булганга күрә  кафеда аңа хезмәт күрсәтүдән баш тарталар һәм кафедан чыгуын сорыйлар. Шуннан соң Ж. полиция чакырачагын әйтеп урамга чыга. Администратор шулай ук ир-атның киемнәре пычрак булуын әйтә.

 

Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм 1000 сум күләмендә штрафка тартты.

Шунысы мөһим: ялган чакырулар  махсуслаштырылган хезмәтләрне  турыдан-туры үз бурычларын үтәүгә тоткарлык ясый, аларның эшенең  оператив тәртибен боза һәм шул вакытта башка берәүләргә ярдәм кирәккән очракта  җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев