Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда элек хөкем ителгән кеше предприятиедән болгарка һәм озынайткыч, барлыгы 31 мең сумлык әйбер урлаган

Ир-ат үз гаебен таныган

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүче мөрәҗәгать иткән. Әлеге ир-ат сакланылучы территориядән инструментларны урлаулары хакында хәбәр итә. Зыян суммасы 31 400 сум.

 

Алдагы мәгълүматлар буенча, явыз ниятле кеше предприятие территориясенә үтеп кергән, бетон койма аша үрмәләп менгән, тәрәзәне ватып, бина эченә кергән. Аннан ул болгарканы һәм озынайткыч кәтүген урлаган.

 

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикләнелүче кешене тоткарлаганнар. Ул элек тә шундый җинаятьләре өчен хөкем ителгән 38 яшьлек Чистай кешесе булып чыккан.

 

Ир-ат үз гаебен таныган. Ул болгарканы комиссион кибеткә, ә озынайткычның тимерчыбыгын яндыруын һәм тимер-томыр кабул итү пунктына тапшыруын сөйләгән.

 

Шикләнелүчегә карата беркая да китмәү һәм үзен тиешенчә тоту турында подписка белән чик кую чарасы күрелгән.

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан ”Бинага законсыз кереп кылынган урлау” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

 

Маддә санкциясе биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев