Чистайда 71 яшьлек хатын-кыз мошенниклар аркасында миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан
Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «Мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше ачылган
Чистайда өлкән яшьтәге ханым телефон аферистларыннан зыян күреп, миллионнан артык акчасын югалткан. Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр бүлегенең Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан «Мошенниклык « матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Сорау алу вакытында 71 яшьлек зыян күрүче хокук сакчыларына моннан берничә көн элек аңа үзен пенсия бүлегеннән дип таныштырган кеше шалтыратуын хәбәр итә. Шалтыратучы аңа янәсе аның исәпкә кермәгән стажы булуын, бу исә пенсия күләменә йогынты ясавы турында хәбәр итә.
Шуннан соң үзен икътисади куркынычсызлык хезмәтенең хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул әлеге ханымның Украина махсус хезмәтләре вәкилләре белән аралашуын хәбәр итә. Куркудан әлеге ханым үзе үк счетындагы җыелган акчасы турында әйтә.
Акча турында белгәч, алдакчы хезмәткәр алты көн буена әлеге зыян күрүчене тынычлыкта калдырмый инде. Беренче чиратта ул аның счетыннан акчасын алуын таләп итә. Аннары ул әлеге кулдагы акчаны финанс министрлыгы һәм аудит аша тикшертергә кирәклегенә ышандыра. Мошенник сүзләре буенча янәсе банк хезмәткәрләре вербовать ителгән, ә акчалар ялган яисә тамгаланган булырга мөмкин.
Акчаларны тикшертү өчен расписка ярдәмендә аларны курьерга тапшыра ханым. Явыз ниятле кеше аларны өч көннән соң тулы күләмдә кайтарам дип вәгъдә бирә.
Алдакчыга ышанып һәм үзенең акчалары өчен куркуга төшеп, пенсионерка аларны счеттан ала һәм килгән курьерга биреп җибәрә. Акчаны биргәннән соң « икътисади куркынычсызлык хезмәте» телефоннары җавап бирми инде, алар блокка куелган була.
Полиция гражданнарга янә бер кат уяу булырга, таныш булмаган кешеләргә, аеруча акча, банк счетлары турында сөйләшүләргә ышанмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев