Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз:
2026 елның 19 гыйнварыннан 23енә кадәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турында 2 эш буенча карарлар законлы көченә керде:
– ТР Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2025 елның 26 декабрендә кабул ителгән карары белән И.Р. Яруллина административ җаваплылыкка тартылды, аны 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;
– ТР Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2025 елның 18 декабрендә кабул ителгән карары белән А.Р. Агапов административ җаваплылыкка тартылды, аны 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев