Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны мошенникларның яңа схемасы турында кисәтте

Явыз ниятле кешеләр үзләрен хакимият хезмәткәрләре итеп тәкъдим итәләр

Кешеләрне бүләкләр тапшырабыз дигән сылтау белән чакырып, алардан шәхси мәгълүматларын алдалап алырга тырышалар.

 

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов телефон мошенникларының яңа хәйләләре турында кисәтү белән мөрәҗәгать итте.

 

Социаль челтәрдәге  үз битендә басылган рәсми хәбәрендә район җитәкчесе  явыз ниятле кешеләрнең район хакимияте хезмәткәрләре сыйфатында  чистайлыларга мөрәҗәгать итүләрен сөйләде.

 

«Сезне үзләрен хакимият  хезмәткәрләре итеп таныштыручы һәм бүләк тапшыру нияте белән  хакимият бинасына чакыручы  мошенниклар барлыкка килүе турында кисәтәсем килә», – дип яза Дмитрий Алексеевич.

 

Район башлыгы сүзләренә караганда, җинаятьчеләрнең максаты – алдалап кешене хакимияткә китерү генә түгел, сөйләшү вакытында алар кешеләрнең шәхси мәгълүматларын һәм банк карталарының реквизитларын алдалап алырга телиләр.

 

Дмитрий Алексеевич  чын хезмәткәрләрнең бервакытта да алай шалтыртмауларын һәм бервакытта да  телефоннан конфиденциаль мәгълүматлар таләп итмәүләрен  ассызыклады.

 

Район башлыгы  халыкка үзенең тәкъдимнәрен җиткерде:

*кичекмәстән сөйләшүне өзәргә;

*шалтыратучыны истә калдырырга яисә телефон номерын язып алырга;

*бу хәл турында полициягә мөрәҗәгать итәргә.

 

«Бик сак булуыгызны телим», – дип өстәде Дмитрий Алексеевич.

 

Район  җитәкчесе чистайлыларны үз якыннары турында, аеруча еш кына  мондый схемаларның корбаннарына әверелгән  өлкән яшьтәгеләр турында кайгыртырга өндәде.

 

«Бу схема турында якыннарыгызга да сөйләгез, алар да сак булсыннар» – дип халыкка мөрәҗәгать итте ул.

 

Шикле шалтыратулар булган очракта  кичекмәстән хокук саклау органнарына  мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

 

 

  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев