Арзан бәя һәрвакыт файдалы түгел: чистайлы алмаган самокат өчен 53 мең сум акча түләгән
Чистайда чираттагы дистанцион мошенниклык теркәлгән
Чистайлы бушлай белдерүләр сайтына кереп, электросамокат сатып алырга теләп, 53 мең сум акчасыннан колак каккан. Акча аферист счетына киткән, ә товар килмәгән.
Барысы да гадәттәгечә башланган: ир-ат мавыктыргыч тәкъдим тапкан, сатучы белән элемтәгә кергән һәм сатып алу турында килешкән. Сатучы ышанычлы күренгән, бернинди дә шик тудырмаган, ә сатып алучы тулысынча алдан түләүгә ризалашкан. Барлык акчаны күчергәч, чистайлы транспортны көтә башлый. Ул көнне дә, икенче көнне дә, алдагы көннәрдә дә посылка килми.
Көтеп-көтеп арыгач, зыян күрүче сатучы белән элемтәгә керә. Шунда сәер хәлләр башлана да инде. Башта мошенник картаның блокка куелган булуын сылтау итә, ачыкларга вәгъдә итә һәм бөтенләй үзе дә югала... Ә аннары үзе сатып алучыны мошенниклыкта гаепли башлый – янәсе ул аны алдарга маташа. Элемтә бөтенләй өзелә.
Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хокук сакчылары әлеге явыз ниятле кешенең шәхесен ачыклыйлар һәм аның шундый башка җинаятьләргә дә катнашы булуын тикшерәләр.
Татарстан эчке эшләр министрлыгы яңадан республика халкына мөрәҗәгать белән чыга:
Интернет аша сатып алганда сатып алучыны тикшерегез: аның рейтингын, башкаларның аның турында бәяләмәләрен, теркәлгән вакытын өйрәнегез;
Бервакытта да алдан тулысынча акчаны күчермәгез, бигрәк тә сүз зур сумма турында барганда;
Акча түләү белән килешүләр төзегәндә китереп бирүнең гарантияләнгән сервисларын сайлагыз;
Аз гына шигегез туса да – килешүдән баш тартыгыз. Сезнең уяулык –мошенниклардан иң яхшы саклану чарасы, – дип ассызыклыйлар Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат-хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев