Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

40 яшьлек чистайлыдан 2 грамм мефедрон тартып алганнар

Тоткарланучы машина белән наркотик кулланган хәлдә идарә иткән

Чистай районында оператив чаралар кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге оперуполномоченныйлары белән берлектә Энгельс урамында автомобильне туктатканнар.

 

Чистай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек машина йөртүчене шәхси тикшергәндә наркоконтроль хезмәткәрләре билгесез матдә салынган пакетны тапканнар һәм тартып алганнар. Экспертиза күрсәткәнчә, алынган наркотик чара мефедрон булган. Матдәнең гомуми массасы 1,98 грамм тәшкил иткән.

 

Моннан тыш, тикшерү барышында тоткарланучының машина белән наркотик кулланган хәлдә идарә иткәнлеге ачыкланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын сату максатыннан башка законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре наркотиклар куллану тыела, ә аларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылык Россия Федерациясе законнарында каралган, дип искәртә.

 

Хокук саклаучылар гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында кизү часте телефоннары яки Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 291-20-02 аша хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев