Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

21 яшьлек чистайлы табылган банк картасыннан акча кулланган һәм җинаять җаваплылыгына тартылган

Шикләнелүче үз гаебен таныган

Россия эчке эшләр министрлыгының  Чистай районы буенча кизү бүлегенә  үзенең банк картасыннан акча урлаулары турында гариза белән 52 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итә. Ир-ат аның картасы белән шәһәр кибетләрендә товар алуларын, әмма үзенең картасын кая югалтуын  исенә төшерә алмавы турында  әйтә.

Оператив-тикшерү чаралары барышында  җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге эшнең эзенә төшәләр. Ачыкланганча, зыян күрүче берничә көн рәттән үзенең танышы белән  спиртлы эчемлекләр эчкән. Кайсыдыр бер мизгелдә  ул банк картасын үзенең танышында калдырган. Ә танышы исә үз чиратында  сыйлануын үзенең туганында дәвам иткән һәм теге танышының картасын биредә калдырган.

21 яшьлек егет чит картаны  тапкач, югалып калмаган һәм берничә көн дәвамында  шәһәр кибетләреннән чит карта  белән түләп, товар алган.

Шикләнелүче үз гаебен таныган. Әлеге факт буенча «Чит банк картасыннан акча урлау» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре  сезне кабат кисәтә:  табылган банк картасыннан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр дә сез чит карта табасыз икән,  тиз генә аңардан файдаланырга ашыкмагыз  – карта табуыгыз хакында банкка яисә полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев